15.08.2018г. во Дворце культуры КАМАЗ г. Набережные Челны, пр. Мира д. 87/22 Центр занятости населения проводит ярмарку вакансий для инвалидов. Начало в 10 час.
В работе принимают участие представители кадровых служб 17 учреждений и организаций:
- МАУДО «СДЮСШОР «Олимпийский»,
- МБУДО «Детская музыкальная школа №3»,П «Парк культуры и отдыха»,
- МАУДО «Детская школа театрального искусства»,
- МАУДО «Детская хореографическая школа»,
- МАДОУ «ЦРР-Детский сад №83 Фея».
-МБОУ «СОШ № 9» и другие.
Работодателями будут предложены следующие вакансии: секретарь руководителя, концертмейстер, костюмер, инженер по охране труда, методист, медицинская сестра, музыкальный руководитель, дезинфектор, кассир, слесарь-ремонтник, оператор по обслуживанию аттракционов, игровых автоматов, электромонтер по ремонту и обслуживанию электрооборудования, младший воспитатель, охранник, уборщик производственных и служебных помещений, дворник.
Посетители смогут побеседовать с представителями кадровых служб предприятий, получить полную информацию о вакансиях (график и характер работы, квалификационные требования, система оплаты труда и т.д.).
2018 елның 15 августында Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен буш эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Башлана сәгать 10да.
Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 17 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашачак:
- “Олимпийский” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе
- 3 нче номерлы балалар музыка мәктәбе
- МУО “Культура һәм ял паркы”
- Балалар театр сәнгате мәктәбе
- Балалар хореография мәктәбе
- 83 номерлы балалар бакчасы “Фея”
- 9 нчы номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе һәм башкалар.
Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итәчәкләр: җитәкче сәркатибе, концертмейстер, костюмер, хезмәтне саклау буенча инженер, методист, шәфкать туташы, музыкаль җитәкче, дезинфекцияләүче, кассир, слесарь-ремонтчы, аттракционнарны, уен автоматларын карап эшләтү буенча оператор, электр җиһазларын эшләтү һәм көйләү буенча оператор, кече тәрбияче, сакчы, хезмәт һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы, урам себерүче.
Ярминкәгә килүчеләр кадрлар белән эшләүче белгечләр белән әңгәмә вакытында вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат алачаклар (эшнең характеры, графигы, кваликацион таләпләр, эшкә түләү системасы һәм башкалар).