Специалисты центра занятости населения г. Набережные Челны подвели итоги Ярмарки вакансий для родителей, воспитывающих несовершеннолетних детей, проведенной во Дворце культуры «КАМАЗ».
В мероприятии приняли участие работники кадровых служб 16 предприятий и организаций, среди которых: ООО МУП «ГОРСВЕТ», ООО «Завод биополимеров «Биполь», ООО «ПКФ «Жилкомсервис», МУП «Предприятие автомобильных дорог», Набережночелнинская МО РОГО ДОСААФ РТ, ОСП Набережно-Челнинский межрайонный почтамт УФПС «Татарстан почтасы» и другие.
Работодателями было представлено 126 вакансий: юрисконсульт, мастер смены, преподаватель теории ПДД, бухгалтер, диспетчер, контролер по технической эксплуатации и обслуживанию общего имущества, водитель погрузчика, мастер по вождению, оператор линии, водитель автомобиля, столяр, электромонтер по ремонту и обслуживанию электрооборудования, кладовщик, дорожный рабочий, слесарь-сантехник, раздатчик горюче-смазочных материалов, упаковщик, почтальон, горничная, подсобный рабочий другие.
Кроме того, вниманию посетителей был представлен банк вакансий Службы занятости города Набережные Челны, в котором насчитывается более 6200 рабочих мест.
Работодателям были вручены буклеты о «Запрете на распространение информации, содержащей ограничения дискриминационного характера», а также информация для работодателей о регистрируемом рынке труда и перечне программ, реализуемых центром занятости г. Набережные Челны.
Ярмарку посетили 152 человек, выдано 22 направлений для дальнейшего трудоустройства на вакантные места предприятий – участников.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре балигъ булмаган балалар тәрбияләүче эшсез әти-әниләр өчен “КАМАЗ” Мәдәният сараенда үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
Чараның эшендә шәһәрнең 16 оешмасыннан вәкилләр катнашты, шулардан: ҖЧҖ МУО “Шәһәр уты”, ҖЧҖ “Биополимерлар заводы “Биполь”, ҖЧҖ “ҖКФ “Жилкомсервис”, МУП “Автомобиль юллары оешмасы”, ТР “ДОСААФ оешмасының Яр Чаллы бүлеге”, Яр Чаллы районара почтамты һәм башкалар.
Эш бирүчеләр 126 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр: юрисконсульт, смена остазы, юл йөрү кагыйдәләрен укытучы, хисапчы, диспетчер, уртак милекне эксплуатацияләүче һәм техник торышын тикшерүче, төяү җайланмасын йөртүче, автомобиль йөртергә өйрәтүче остаз, линия операторы, автомобиль йөртүче, җиһаз ясау остасы, электр җиһазларын ремонтлаучы һәм көйләүче электр монтеры, келәтче, юл эшчесе, слесарь-сантехник, ягу-майлау материалларын өләшүче, төргәкләүче, хат ташучы, кунакханәдә җыештыручы, булышчы-эшче һәм башкалар.
Моннан тыш ярминкәгә килүчеләренә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең вакантлы эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Бүгенге көндә анда 6200дән артык буш эш урыны теркәлгән.
Эш бирүчеләргә дискриминация характерындагы мәгълүматны таратмау турында тупланма өләшенде, шулай ук Яр Чаллы мәшгульлек үзәге тормышка ашыручы мәшгульлек программалары турында сөйләнелде.
Ярминкәгә барлыгы 152 кеше килде, шуның 22сенә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларга юллама бирелде.