Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
29.08.2018 г.
«Мир равных возможностей»

В ГКУ ЦЗН г. Набережные Челны с 15.08.2018г. по 29.08.2018 проводятся мероприятия, направленные на повышение занятости инвалидов «Мир равных возможностей».

Специалистами отдела профориентации и профобучения центра занятости населения г. Набережные Челны был организован и проведен тренинг профессионального самоопределения «Мое – сегодня, мое – завтра». В тренинге приняли участие 12 безработных граждан с ограниченными возможностями здоровья

Тренинг был направлен на формирование активной жизненной позиции в условиях современного рынка труда и коррекцию психологического состояния. Участники активно обсуждали проблемы, которые мешают трудоустройству, а также совместными усилиями искали пути решения этих проблем.

Важными задачами данного мероприятия являлись повышение мотивации к поиску работы и трудоустройству, активизация поиска ресурсных состояний безработных инвалидов, а также настрой участников на позитивное отношение к жизни

Подводя итоги тренинга, можно сказать, что каждый участник определил координаты своих профессиональных предпочтений, нашел свой ресурс для решения сложных жизненных ситуаций, а также получил огромный положительный заряд в процессе общения с людьми, имеющими общие интересы.

“Тигез мөмкинлекләр дөньясы”

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге 15 августтан алып 29 август аралыгында “Тигез мөмкинлекләр дөньясы” дип аталган, физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен төрле чаралар үткәрелә.

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең һөнәри ориентация һәм һөнәри укыту бүлеге белгечләре тарафыннан “Минем – бүгенге көнем, минем – иртәгәм” дигән тренинг оештырылды һәм үткәрелде. Ул һөнәри үзбилгеләнүне ачыклауга корылган иде.Тренингта физик мөмкинлекләре чикле 12 эшсез гражданин катнашты.

Тренинг заманча хезмәт базары шартларында актив тормыш позициясе булдыруга һәм психологик халәтне камилләштерүгә юнәтелгән. Катнашучылар эшкә урнашуда киртә булган мәсьәләләргә тукталдылар, аларны чишүдә нинди уңай юллар табып булуын бергә хәл иттеләр.

Бу чараның мөһим мәсьәләсе булып эшкә урнашуга омтылышны арттыру, физик мөмкинлекләре чикле эшсез гражданнарның шәхси ресурсларын активлаштыру, шулай ук катнашучыларда тормышка уңай караш уяту тора иде.

Тренингка йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, һәр катнашучы үзенең һөнәри мәнфагатьләрен билгеләде, катлаулы тормыш мәсьәләләрен чишү юлларын тапты, шулай ук кешеләр белән аралашканда бик зур уңай тәэсирләр алды, кызыксынулары уртак булган кешеләр белән очрашты.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa