Специалисты центра занятости населения г. Набережные Челны подвели итоги ярмарки вакансий, проведенной 11.04.2019г. в информационном зале центра занятости.
В мероприятии приняли участие представители кадровых служб 14 предприятий, среди которых МУП «Электротранспорт», ООО «Электротранспорт», ПАО «КАМАЗ» Завод Двигателей, ООО «Завод Силикатного Кирпича», ООО «РенАвтоСтрой», ОАО «Горзеленхоз», ООО «КамаЛизинг+», Ульяновский отряд филиала ФГУП ВО железнодорожного транспорта и другие.
Работодателями было предложено 170 вакансий, среди которых: главный инженер, инженер-механик, менеджер по продажам, слесарь-ремонтник, контролер качества, кондитер, повар, кассир, кухонный рабочий, станочник широкого профиля, контролер качества, контролер станочных и слесарных работ, наладчик автоматических линий и агрегатных станков, слесарь механосборочных работ, токарь-расточник, фрезеровщик, маляр и другие.
Кроме того, вниманию посетителей был представлен банк вакансий Службы занятости города Набережные Челны, в котором насчитывается более 4588 рабочих мест.
Работодателям была вручена информация о регистрируемом рынке труда и перечне программ, реализуемых центром занятости г. Набережные Челны.
Ярмарку посетили 103 человека, выдано 16 направлений для дальнейшего трудоустройства на вакантные места предприятий – участников.
Яр Чаллышәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре мәшгульлек үзәгенең мәглүмати залында 11.04.2019 елда үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.
Чараның эшендә шәһәрнең 14 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты, шулар арасыннан МУО «Электртранспорты», ҖЧҖ «Электртранспорты», ПАҖ «КАМАЗ» Двигательләр заводы, ҖЧҖ «Силикат кирпеч заводы», ҖЧҖ «РенАвтоСтрой», ҖЧҖ «Горзеленхоз», ҖЧҖ «КамаЛизинг+», Тимер юл транспортының Ульяновск отряд филиалы һәм башкалар.
Барлыгы 170 буш эш урыны тәкъдим ителде. Шулардан: баш инженер, инженер-механик, сату буенча менеджер, слесарь-ремонтчы, сыйфат тикшерүче, камыр эшләнмәләре остасы, пешекче, кухня эшчесе, киң профильле станокчы, станок һәм слесарь эшләрен тикшерүче, автомат линияләр һәм агрегат станокларын көйләүче, механик җыю эшләре слесаре, токарь-кыручы, фрезерчы, буяучы һәм башкалар.
Моннан тыш ярминкәгә килүчеләренә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең вакантлы эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Бүгенге көндә анда 4588дән артык буш эш урыны теркәлгән.
Яр Чаллы мәшгульлек үзәге тормышка ашыручы мәшгульлек программалары турында сөйләнелде.
Ярминкәгә барлыгы 103 кеше килде, шуның 16на алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларга юллама бирелде.