Специалисты центра занятости населения г. Набережные Челны подвели итоги ярмарки вакансий для людей с ограниченными возможностями здоровья, состоявшейся в центре занятости населения.
В мероприятии приняли участие работники кадровых служб 8 предприятий и бюджетных учреждений города, среди которых МАУДО «ДЮСШОР «Олимпийский», МАУДО «Детская хореографическая школа», МАДОУ «Детский сад № 96 «Умничка», ПАО КАМАЗ «Прессово-рамный завод», ПАО «Логистический центр», ООО «РОКВУЛ-ВОЛГА» г. Елабуга и другие.
Были востребованы - медицинская сестра, уборщик помещений, логистик, повар, педагог-организатор и учитель начальных классов, машинист по стирке и ремонту одежды, воспитатель, младший воспитатель, охранник, дворник, кассир, фрезеровщик, разнорабочий, маляр, уборщик производственных и служебных помещений и другие.
Кроме того, вниманию посетителей был представлен банк вакансий Службы занятости города Набережные Челны, в котором на момент проведения ярмарки насчитывается более 6000 места.
Работодателям были вручены буклеты о «Запрете на распространение информации, содержащей ограничения дискриминационного характера», а также информация для работодателей о регистрируемом рынке труда и перечне программ, реализуемых центром занятости г. Набережные Челны.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды.
Чараның эшендә шәһәрнең бюджетка караган 8 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты. Шулар арасында “Олимпийский” спорт мәктәбе, Балалар хореография мәктәбе, 96нчы номерлы балалар бакчасы, ПАҖ КАМАЗ “Пресс-рам заводы”, ПАҖ “Логистик үзәк”, Алабуга шәһәреннән ҖЧҖ “РОКВУЛ-ИДЕЛ” һәм башкалар.
Түбәндәге вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде: шәфкать туташы, биналар җыештыручы, логист, пешекче, педагог-оештыручы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы, киемнәрне юу һәм ремонтлау буенча машинист, тәрбияче, кече тәрбияче, сакчы, урам себерүче, кассир, фрезерчы, төрле эш башкаручы, буяучы, хезмәт һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы һәм башкалар.
Моннан тыш килүчеләр игътибарына Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Ярминкә үткәрү вакытына анда барлыгы 6000 буш эш урыны теркәлгән иде.
Эш бирүчеләргә “Дискриминация характерында чикләүләрне керткән мәгълүмат таратуны булдырмау” турында тупланма өләштеләр, шулай ук бүгенге көндә хезмәт базарында теркәлгән һәм Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы мәшгульлек программалар турында мәгълүмат бирделәр.
Ярминкәдә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән физик мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм шәһәрнең җәмәгать оешмаларыннан да гражданнаркатнашты.
Ярминкәгә сәламәтлеге буенча чикләүләре булган 118 гражданин килгән иде, шуның 6сына алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.